- чана
- и. 1. Кыш көнендә ат җигеп яки трактор белән йөк ташу, кешеләр йөртү өчен карда шуа торган ике табанга утыртылган җайланмаларның гомуми исеме 2. Кыш көнендә таудан шуып, бер-береңне тартып уйнау өчен яки кул белән тартып йөк ташу өчен кечкенә чана. ЧАНА БАШЫ – Чананың алгы өлеше. ЧАНА КАНАТЫ – Терәкле чанада башыннан артка таба киңәеп китеп, чананың киңлеген арттыра торган, җиңелчә бөгелгән борыс. ЧАНА МӨГЕЗЕ – Чана табанының алдагы бөгелгән өлеше. ЧАНА СӨЯГЕ – Каз, үрдәк һәм тавыкның түш сөяге. ЧАНА ТАБАНЫ – Чанада кардан шуып бара торган, алдан бөгелгән ике юка агач борысның яки металл буйның берсе. ЧАНА ТЕШЕ (ТЫРНАГЫ) – Чана табанын үрәчәләргә беркетә торган кыска гына борысчыкларның берсе. ЧАНА ЮЛЫ ТӨШҮ – Кыш башлангач юл чана белән йөрерлек хәлгә килү
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.